Яңалыклар
6 август 2023, 09:34

“Тулпар” егетләренә рәхмәт!

“Сугышта бар алымнар да яхшы”, – диләр.

БСТБСТ
БСТ

"Сугышта бар алымнар да яхшы", – дигән мәкалә бар. Ә бүгенге сугышта пилотсыз очучы аппаратлар белән эшли белү сорала.

Бу уңайдан Башкортстанның махсус билгеләнештәге “Тулпар” отряды 428нче мотоукчылар полкы сугышчыларын хәрби әзерлек серләренә төшендерү эшен тәмамлаган. Бу хакта “Башкорт батальоны” телеграм-каналы хәбәр итә.

Хәзер махсус операция барышында дошманга каршы хәрби көрәшне югары әзерлекле техник, пиротехник һәм FPV-дроннары буенча ике оператор алып барачак, диелә язмада.  

“Пилотсыз очу аппаратларын җыярга, программалаштырырга, алар белән эшләргә өйрәткәннәре өчен “Тулпар” егетләренә рәхмәт!” – ди солдатлар.

Әйткәндәй, ил җитәкчесе Владимир Путин сүзләренчә, киләчәктә пилотсыз авиация системасын үстерүгә ныклы игътибар бүленәчәк. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас