

Бу көннәрдә республикада эссе һәм ара-тирә яңгырлы һава торышы сакланачак. Бу хакта Башгидрометүзәктә хәбәр итәләр.
Бүген төбәктә урыны вакыт күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар явып узачак, җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез көчәючән. Һава температурасы көндез +24, +29 градус җылы.
4 августта әллә ни җитди явым-төшем шулай ук көтелми. Төньяк районнарда гына кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, төнлә йомшак кына исәчәк, көндез уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +12, +17 градус җылы, көндез +24, +29 җылы.
5 августта һава торышы шулай ук әллә ни үзгәрмәячәк, диләр синоптиклар. Шулай ук җитди явым-төшем көтелми. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, төнлә йомшак кына исәчәк, көндез уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә +12, +17 градус җылы, көндез +24, +29 җылы.
Чыганак: bashinform.ru