Яңалыклар
2 август 2023, 06:54

Хөкүмәтнең күчмә киңәшмәсе төзелештә үтте

Сүз төзелешнең беренче чираты турында барды.

Хөкүмәтнең күчмә киңәшмәсе төзелештә үттеХөкүмәтнең күчмә киңәшмәсе төзелештә үтте
Хөкүмәтнең күчмә киңәшмәсе төзелештә үтте

Уфада БР хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров Евразия гыйльми-мәгариф үзәгенең Вузара студентлар кампусы төзелешенә багышланган күчмә киңәшмә үткәрде.
Республика хөкүмәте җитәкчесе ведомстволар җитәкчеләре, ректорлар, оешмалар вәкилләре белән проект үтәлешенең юл картасы буенча фикер алышты.
Юл картасы буенча 34 контроль билгеләнгән һәм шуларның 24е тормышка ашырылган. "Башкортстан Республикасында мәгариф үсеше" дәүләт программасына үзгәрешләр кертергә кирәк, диде Андрей Назаров. Ул шулай ук корылмалар сатып алу буенча килешүләр төзү мөһимлеген билгеләде.
Күчмә киңәшмәдә катнашучылар төзелеш катларын карап йөрде, аннары сөйләшүне төзелеш штабында дәвам иттеләр. Сүз төзелешнең беренче чираты турында барды. Сөйләшүдә эшләрне билгеләнгән вакытка тәмамлау бурычы куелды.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас