

Кичә, 29 июльдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Донбасска барды.
Анда ул махсус хәрби операция зонасында Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон солдатлары белән очрашты. Радий Хәбиров батальонның командирлары һәм шәхси составы белән аралашты, сугышчыларның үтенечләрен тыңлады. Республика җитәкчесе батырлык күрсәткән ир-егетләргә дәүләт бүләкләрен – Батырлык орденын, “Кыюлык өчен” медален тапшырды, шулай ук Шәйморатов генерал орденнары һәм медальләре белән бүләкләде.
Ул сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтелүен һәм бу эш дәвам итәчәген белдерде.
“Сезнең өйдә барысы да яхшы булу – безнең өчен дә мөһим. Әгәр үтенечләрегез бар икән – без аларны тыңларга һәм ярдәм итәргә әзер”, – диде ул.
Радий Хәбиров республика батальоннарының рухи остазлары белән дә очрашты.
“Хәмзә хәзрәт һәм Виктор атакай. Сез безнең меңләгән сугышчылар өчен күп эш башкарасыз!” – дип язган бу уңайдан Радий Фәрит улы үзенең телеграм-каналында.