Яңалыклар
30 Июля 2023, 16:59

Июльнең соңгы көне ничек килер?

Безнең төбәккә давыллы җил якынлаша диюләре дөрес булырмы?

Добавить в предпочтительные источники Google
Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Башгидрометүзәктән хәбәр итүләренчә, 31 июльдә республика буенча кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен фаразлана.

Һава температурасы дүшәмбе төнендә +16, +21 градус булачак. Урыны белән +11 градус фаразлана. Көндез термометр баганалары +25, +30 градуска кадәр менәчәк.

Синоптиклар әйтүенчә, җил кинәт кенә көчәергә мөмкин. Төнен ул – көньяк-көнчыгыштан, ә көндез көньяк-көнбатыштан исәчәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, безнең төбәккә давыллы җил якынлаша. Аның тизлеге секундына 22-27 метрга җитәргә мөмкин дип кисәтә коткаручылар. Шуңа игътибарлы һәм сак булырга киңәш итә алар.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас