Яңалыклар
29 июль 2023, 05:11

Башкортстан яшьләре “iВолга” форумында катнашуны тәмамлады

Самара өлкәсендә Идел буе федераль округының «іВолга»яшьләр форумы тәмамланды. 150 яшьләр вәкиле һәм төбәк оештыручылары кергән Башкортстан Республикасы делегациясе катнашуы нәтиҗәләре буенча түбәндәге җиңүләр яуланды:

– гомум суммасы 1 850 000 сум тәшкил иткән 6 грант. Росмолодежь оешмасының Бөтенрусия яшьләр проектлары конкурсы кысаларында

– Рафиков Марат “Гормон, ярдәм ит!” профилактик чаралар комплексына ия студентлар укыту форумы проекты белән, 26 000 сум,

– “Башкорт фэнтези сукмаклары буенча” квест-антология проекты белән  Улиәхмәтов Нурислам,

515 000 сум,

–Гайсина Веана “Стихотерапия” проект белән, 80 000 сум,

–Карамова Жаргалма “Игелек магиясе” инклюзив остаханәсе проекты белән, 349 000 сум,

–Кашников Илья “ПрофIT” мәктәп программалаштыру студиясе проекты белән, 80 000 сум,

–Ширяев Олег “Science_Camp” табигый-фәнни лагерь проекты белән, 800 000 сум (округ төбәкләре арасында грантлар күләме буенча 3 урын);

– Фәнни-техник иҗат күргәзмәсендә 1 урын  – Иванов Владислав "Әйберләр Интернеты системалары өчен сенсор һәм мультимедия мәгълүматларын кысуның аппарат модулен эшләү" проекты белән;

–Төбәк чатырлары конкурсында 1 урын, шулай ук Тамашачылар симпатиясе призы махсус номинациясендә җиңү;

–“ іВолга батл” Бию фестивалендә 2 җиңү – Александров Степан, “Хип-хопны башлап биючеләр” номинациясендә 1 урын, Васильева Дарья, “All Styles-ны бшлап биючеләр”  номинациясендә – 1 урын.

–Халык бәйрәмнәре фестивалендә 2 җиңү . Хисаметдинова Кояш, “Этника” стильләштерелгән милли костюмнар  коллекциясе конкурсында 1 урын (Этник костюм номинациясе),

–Думайская Луиза, “Героик Эпос” халык әкиятчеләре конкурсында 3 урын;

– Башлангыч хәрби әзерлек фестивале кысаларында “Электрон коралдан ату” номинациясендә 3 урын, Төхвәтуллин Азамат;

–“Буыннар іВолгасы” фестивале кысаларында лидерлар санына керү, Алексей Севастьянов.

“Яхшы нәтиҗәләр белән Башкортстанга кайтабыз. Безнең яшьләр форум кысаларында үзләрен максималь дәрәҗәдә күрсәттеләр, алда – грант проектларын гамәлгә ашыру һәм алган белемнәрен практикада куллану“, – дип билгеләп үтте БР Дәүләт яшьләр комитеты рәисе Яна Гайдук.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас