

Быел җәй Башкортстанның “Шүлгәнташ” тыюлыгына килүчеләр саны арткан. Әмма мәгарәгә керүчеләрнең күп булуы бик яхшы хәл түгел, басмалар җимерелергә мөмкин дип кисәтәләр тыюлык хезмәткәрләре.
UTV телеканалы хәбәр итүенчә, 23 июльдә тыюлыкка килүчеләр саны буенча рекорд куелган. Бу көнне бирегә 1823 кеше килгән. Моңа кадәрге соңгы рекорд 2022 елның июлендә булган: ул чакта бер көн эчендә 1740 кеше килгән булган.
“Шүлгәнташ” мәгарәсе белән кызыксынучыларның күп булу – бер яктан, күңелле, әлбәттә. Әмма, икенче яктан, мәгарә янында кешенең күп булуы хәвеф тудыра – басмалар җимерелергә ихтимал.
Тыюлыкның рәсми төркемендә урнаштырылган белдерүдә дә килүчеләр саны күп булганда хезмәткәрләр экскурсияләрнең вакытын кыскартырга яки кешеләр агымын азайтырга мәҗбүр булачаклары хакында әйтелә.
Бу ялларда кунакларның тагын да күбрәк булуы ихтимал. Шуңа хезмәткәрләр мәгарә эчен күрергә эш көннәрендә килергә яки музей комплексын карау белән генә чикләнергә чакыра.