Яңалыклар
27 июль 2023, 06:26

Ялларда бик эссе булачак

Аз-маз яңгырлар яугалап торса да "мишәйт" итмәс иде дә бит...

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген, 27 июль көнне, әллә ни явым-төшем көтелми. Төньяк районнарда көндез күк күкрәп, кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяктан уртача тизлектә, яңгыр яуганда көчәючән. Һава температурасы +28, +33° эссе булмакчы.

Җомга һәм якшәмбедә, 28 һәм 29 июльдә, шулай ук урыны белән  күк күкрәп, кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил  юнәлешен үзгәртүчән, тәүдә көнбатыштан, соңрак көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә  уртача тизлектә булса, көндез көчәюе ихтимал. Термометр баганалары төнлә +15, +20° күрсәтсә, көндез +30, +35° эссе булмакчы. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас