Яңалыклар
27 июль 2023, 07:47

Уфага Русия төзелеш министры килде

Башкортстанга Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин килде.

Уфага Русия төзелеш  министры  килдеУфага Русия төзелеш  министры  килде
Уфага Русия төзелеш министры килде

Башкортстанга Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин килде. М. Кәрим исемендәге “Уфа” халыкара аэропортында аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.

Уфада Ирек Фәйзуллин кайбер төзелеш мәйданчыкларын һәм объектларын караячак. Шулай ук шәһәрләрне үстерү һәм санлы үзгәртеп кору буенча “Акыллы шәһәр – акыллы ил” IV Халыкара форумның пленар утырышында катнашачак.

Моннан тыш, министрның эшлекле программасында - Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашу һәм Республика белән идарә итү үзәгендә булу.

Чыганак һәм фото: glavarb.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас