+22 °С
Яңгыр


Кыйгы районыннан Альбина Хакимҗанова дәүләт ярдәме белән матурлык индустриясендә үз эшен ачкан. Бу өлкәдә белеме һәм тәҗрибәсе булган ханым үз салонын булдырган.
Проектын ул Кыйгы районы хакимиятенең “Эшкуарлык сәгате”ндә тәкъдим иткән. Киңәшләшү барышында адреслы социаль ярдәм алырга тәкъдим иткәннәр.
Тиешле документларны җыеп, бизнес-планын яклагач, эш башлаучы эшкуар косметологик хезмәтләр күрсәтүгә социаль контракт төзегән. Бу хакта Кыйгы районы бизнес-шерифы Рим Фасслов хәбәр итә.