

Русиянең төзелеш һәм коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Октябрь районында Халыкара спорт көрәше үзәгенең төзелеш мәйданчыгында эшләр барышы белән танышты.
Уфаның 450 еллыгы уңаеннан төзелә башлаган объектларның берсе ул. Үзәк көрәшнең төрле төрләре, шул исәптән грек-рим, ирекле һәм хатын-кызлар, панкратион һәм грэпплинг белән шөгыльләнү, шулай ук төбәк, ил чемпионатлары һәм халыкара ярышлар үткәреү өчен тәгаенләнгән.
Төзелешне киләсе елда тәмамлау планлаштырыла.Бүгенгә спорт объектында барлык әзерлек эшләре башкарылган.
«Шушы халыкара дәрәҗәдәге объект киләчәктә халыкара, Русия ярышларын кабул итәчәк. Проектны уңышлы тормышка ашыруыгызны, төзелешне билгеләнгән вакытка тәмамлавыгызны телим», - диде министр.
Шулай ук Ирек Фәйзуллин Башкортстанның төзелеш компанияләре вәкилләренә Русиянең Төзелеш һәм коммуналь хуҗалык министрлыгы бүләкләрен тапшырды.