Яңалыклар
27 июль 2023, 07:08

Илгизәр Солтан улы Гыйззәтуллин бакыйлыкка күчкән

Мәгърифәтче Илгизәр Солтан улы Гыйззәтуллин турында уйлаганда, һәрвакыт Нәкый Исәнбәт искә төшә. Үзе гаҗәеп гыйлемле, талантлы вә фидакарь зат иде...

Илгизәр Солтан улы Гыйззәтуллин бакыйлыкка күчкәнИлгизәр Солтан улы Гыйззәтуллин бакыйлыкка күчкән
Илгизәр Солтан улы Гыйззәтуллин бакыйлыкка күчкән

Мәгърифәтче Илгизәр Солтан улы Гыйззәтуллин турында уйлаганда, һәрвакыт Нәкый Исәнбәт искә төшә. Үзе гаҗәеп гыйлемле, талантлы вә фидакарь зат иде...

 

 

Бүгенге иртә авыр хәбәр алып килде. Олуг мөгаллим Илгизәр Солтан улы Гыйззәтуллин бакыйлыкка күчкән.

 Мәрхүмне соңгы юлга озату 15.00 сәгатьтә  (Фурманова урамы, 63 санлы йорт, 34 (Бәләбәй шәһәре) була. Җеназа яңа зиратта  – 15.15 сәгатьтә уза. 16.00  сәгатьтә  "Нурсибә" дә Коръән ашы. Илгизәр Солтан улына 88 яшь иде.

Илгизәр Солтан улы Гыйззәтуллин 1935нче елның 15нче февралендә Татарстан Республикасы Минзәлә районы Чулпан авылында туа.

Әтисе Гыйззәтуллин Солтангали сугышка кадәр Минзәлә районының төрле мәктәпләрендә укытучы булып эшли (Усай, Чулпан, Дәвек, Түбән Тәкермән). Әнисе Гыйззәтуллина Мәчтүрә – колхозчы, оста тегүче.

Илгизәр Солтан улы 1950-1954нче елларда – Минзәлә педагогия училищесы укучысы, 1957-1962нче елларда – Казан дәүләт педагогия институты студенты. Белгечлек буенча – татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы.

1962нче елдан 2014нче елга кадәр Бәләбәй педагогия училищесының (хәзер көллият) татар теле һәм әдәбияты укытучысы. (Баштагы елларны тарих, этика һәм эстетика дәресләрен дә үткәрә).

1970-1975нче елларда педагогия практика мөдире, 1976-1981нче елларда производство практикасы буенча директор урынбасары.

 Фәнни эшләр буенча төп юнәлешләре: татар телендә канатлы сүзләрне тикшерү. “Канатлы сүзләр” китабының җиде томы дөнья күрде, сигезенчесе нәшриятта үз чиратын көтеп ята. Ул, шулай ук, 8нче класс өчен татар теле дәреслеге авторы да. (Китап өч басмада нәшер ителде).

 Илгизәр Гыйззәтуллинның 2019нчы елны “Хикәяләр, әкиятләр, очерклар, публицистик мәкаләләр, хатлар” җыентыгы дөнья күрде.

Илгизәр Гыйззәтуллин – Р. Усманов, Д. Бүләков исемендәге премияләр, “Башкортостан укытыусыһы” журналының 2003 елгы лауреаты. Русия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Башкортстан мәктәпләренең атказанган укытучысы.

Хуш, остаз. Сезнең якты эзегез киләчәк буыннарда туган телгә сөю белән беркетелсен, саклансын. Урыныгыз җәннәт түрләрендә булсын!

 

Фото:  tulpar.info kitap.tatar.ru

 

Илгизәр Солтан улы Гыйзәтуллин бакыйлыкка күчкән
Илгизәр Солтан улы Гыйзәтуллин бакыйлыкка күчкән
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас