

Республиканың төп телеканалында алып баручыларга кастинг ачыла. Анда 22 яшьтән 50 яшькә кадәр теләге булучылар катнаша ала.
Кастингта катнашу өчен 2023 елның 4 августына кадәр bash.news сайтындагы анкетаны тутырып җибәрергә кирәк. Сайлап алу турын үткәннән соң, телеканалга кастингка чакырачаклар. Рус яки башкорт телләрендәге анкеталар карала.
Кастингта катнашучыларның чыгышын баһалауның төп критерийлары — алып баручы сыйфатында эшләү осталыгы, сөйләм мәдәнияте, тышкы кыйфәт, таныш булмаган текст белән эшләү осталыгы.