Яңалыклар
26 июль 2023, 09:07

Уфада «Акыллы шәһәр — Акыллы ил» халыкара форумы уза

Анда катнашырга 50дән артык ил чакырылган.

Уфада «Акыллы шәһәр — Акыллы ил» халыкара форумы узаУфада «Акыллы шәһәр — Акыллы ил» халыкара форумы уза
Уфада «Акыллы шәһәр — Акыллы ил» халыкара форумы уза

Уфада шәһәрләрне үстерүгә һәм санлы үзгәртеп коруга багышланган IV «Акыллы шәһәр — Акыллы ил» халыкара форумы уза. Бүген аның беренче көне.

Форум БРИКСның Эшлекле советы тарафыннан хупланды. Анда катнашырга 50дән артык ил чакырылган. Форум эшендә турыдан-туры һәм онлайн рәвештә җиде илдән 2 меңгә якын кеше катнаша.

«Акыллы шәһәр — Акыллы ил» халыкара форумы шәһәрләрне үстерү өлкәсендә алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу һәм яңа идеяләр тәкъдим итү өчен  мәйдан.

Аның төп максаты — бизнес белән власть арасында диалог булдыру. Форум эшендә федераль, төбәк һәм муниципаль власть органнары, дәүләт корпорацияләре вәкилләре, тармак ассоциацияләре җитәкчеләре һәм төрле дәрәҗәдәге бизнес вәкилләре катнаша.

Форумның эшлекле программасы биләмәләрне тотрыклы үстерү өлкәсендәге мөһим юнәлешләргә һәм инновацияләргә багышлана. Катнашучылар үз проектларын күрсәтеп, төрле тармак белгечләре белән тәҗрибә уртаклаша анда.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров чараны ачып, Башкортстан өчен әлеге халыкара форумны кабул итү зур мәртәбә һәм җаваплылык булуын әйтте.

«Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчелегенә шушы форумны үткәрүне ышанып тапшырулары өчен рәхмәтемне белдерәм. Бездә күп кенә перспективалы программалар тормышка ашырыла. Мәсәлән, Уфада ГЛОНАСС аша коммуналь хуҗалык техникасы белән идара итү, «Хәвефсез шәһәр» системасы һәм башка шундый халыкның тормышын уңайлырак итәргә мөмкинлек биргән системалар эшли»,– дип билгеләде Радий Фәрит улы.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас