Яңалыклар
26 июль 2023, 16:50

Республикада берничә "үлем юлы" бар...

Кайсы юнәлешләрдә алар?

utv.ruutv.ru
Фото:utv.ru

Төбәк автоинспекциясе җитәкчесе Владимир Севастьянов бүген “Россия” медиаүзәгендә журналистлар белән узган очрашуда республикадагы “үлем юллары”н атады һәм андагы һәлакәтләрне киметер өчен ниләр эшләнгәнен хәбәр итте.

“Чыннан да, аварияләрдә  даими рәвештә һәлак булучылар һәм каза күрүчеләр күпләп теркәлгән билгеле бер юл өлешләре бар. Берничә юл участогын әйтеп китәргә була. Бу юнәлешләр арасында  – Уфа – Бөре – Яңавыл юлының Благовещенскига кадәр өлеше. Уртак көчләр һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров тырышлыгы белән  анда хәрәкәт оештыруны җайга салдык, өстәмә камералар куйдык, Бу камералар,  каршы юл полосасына чыгуны, эләктерелмәгән хәвефсезлек каешларын да “күреп”,  терки. Шулай ук чагыштырмача  тагын бер кыска  – озынлыгы 86 км чамасы – юл өлеше бар . Ул да булса Дүртөйле – Нефтекама юлы, анда ел дәвамында һәлак булучылар саны теркәлә. Икенче ел рәттән инде Иглин районы территориясендә М-5 федераль трассасында  кешеләр үлә, ул юл өлеше реконструкцияләнә. Әлшәй районында бу  – Уфа – Чишмә – Кыргыз-Миякә юлы”, – диде Владимир Севастьянов.

Республиканың дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе сүзләренчә,  былтыр Уфа – Бөре – Яңавыл  юлында профилактика эшләре оештырылган булган, быел исә Дүртөйле – Нефтекама юлында  зур техник чаралар планлаштырылган.

Бар җирдә дә үзгә бер финанслау таләп ителә, шуңа республика Башлыгы тарафыннан бу моментларны акрынлап бетерү карары кабул ителгән”, – дип ассызыклады ведомство начальнигы. 

БР буенча ЮХХДИ статистикасы мәгълүматлары буенча, ярты ел эчендә төбәк территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре саны 8,2 процентка (1535) һәм һәлак булучылар саны 1,4 процентка (144) һәм яраланганнар саны 0,9 процентка (1810) кимегән. Юл-транспорт аварияләрендә  һәлак булучылар саны буенча республика илнең барлык субъектлары арасында 7нче урында тора. Автоаварияләрнең төп сәбәпләре: юл чатларында йөрү кагыйдәләрен бозу, дистанцияне дөрес сайламау, җәяүлеләр кичү юллары аша үткәндә кагыйдәләрне бозу, каршы як полосага чыгу.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас