+21 °С
Болытлы


Уфаның Совет мәйданы янында автомобиль һәм җәмәгать транспорты хәрәкәтен ябу вакыты үзгәрде.
Башкала хакимиятендә белдерүләренчә, Пушкин (Цюрупа һәм Ленин урамнары арасында), шулай ук Совет урамнарында (Зәки Вәлидидән Октябрь революциясенә кадәр) чикләү 15.00дән 17.30га кадәр гамәлдә булачак.
27 июльдә анда Русия эчке эшләр органнары белгечләренең чыгарылыш тантанасы була.
29 июльдә дә 8.00дән алып 13.00гә кадәр юллар ябыла.