Яңалыклар
25 Июля 2023, 11:31

Яшь башкортстанлылар “іВолга"да җиңүләргә иреште

Алда форумның тагын дүрт көне бар һәм без яшьләребез яңа җиңүләр яулар дип көтәбез.

Яшь башкортстанлылар “іВолга"да җиңүләргә ирештеЯшь башкортстанлылар “іВолга"да җиңүләргә иреште
Яшь башкортстанлылар “іВолга"да җиңүләргә иреште

 

Алда форумның тагын дүрт көне бар һәм без яшьләребез яңа җиңүләр яулар дип көтәбез.

 

21-29 июль көннәрендә Самара өлкәсендә “іВолга” Идел буе федераль округының яшьләр форумы уза. Анда 150 яшь егет һәм кызны берләштергән һәм оештыручылардан торган Башкортстан Республикасы делегациясе дә катнаша. Форумның дүрт көне артта калды инде һәм безнең яшьләрнең беренче сөенечле нәтиҗәләре бар.

22 июльдә форум кысаларында Башлангыч хәрби әзерлек фестивале узды. Башкортстан Республикасы делегациясе бу сынауларда актив катнашты. Фестиваль нәтиҗәләре буенча Башкортстан вәкиле Азамат Төхвәтуллин “Электрон коралдан ату” номинациясендә 3 урынны яулады.

23 июльдә форумда беренче тапкыр “іВолга Поколений” фестивале уздырылды. Ул алдагы елларда катнашучыларны, оештыручыларны һәм экспертларны берләштерде. Алар көн дәвамында махсус биремнәр үтәде һәм форум активлыкларында катнашты. Узган елгы форумда да катнашкан башкортстанлы Алексей Севастьянов фестиваль нәтиҗәләре буенча лидерлар рәтенә керде.

23-24 июльдә форум аланында Халык бәйрәмнәре фестивале узды. Безнекеләр аны оештыручы булды. Фестиваль кысаларында катнашучы төбәкләр Идел буе федераль округында яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм традицияләренең төрлелеге белән таныштырды. Башкортстаннан яшь модельер Кояш Хисаметдинова “Этника” стильләштерелгән милли костюмнар коллекциясе конкурсында үз эшләрен күрсәтеп, 1нче урынны яулады, ә Луиза Думайская  “Героический Эпос” халык әкиятчеләре конкурсында “Урал Батыр” эпосы белән 3нче урынга чыкты.

“Безнең яшьләр “іВолга" программасына актив кушылды – алар белем бирү чараларында яңа белем ала, үзләрен күрсәтә, проектларын яклауга зур тырышлык сала. Алда форумның тагын дүрт көне бар һәм без яшьләребез яңа җиңүләр яулар дип көтәбез”, – дип белдерде Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.

 

Яшь башкортстанлылар “іВолга"да җиңүләргә иреште
Яшь башкортстанлылар “іВолга"да җиңүләргә иреште
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас