Яңалыклар
25 июль 2023, 04:31

Синоптиклар эссе көннәр вәгъдә итә

Һава температурасы күтәрелә башлый.  

Синоптиклар эссе көннәр вәгъдә итәСиноптиклар эссе көннәр вәгъдә итә
Синоптиклар эссе көннәр вәгъдә итә

Һава температурасы күтәрелә башлый.

 

 25 июльдә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын, вакыты белән кискен. Температура +23, +28.

Иртәгә, 26 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр,  яшен яшьнәве көтелә.

Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә талгын. Һава температурасы төнлә +12,+17°, таулы районнарда  +7°, көндез +24,+29°.

Пәнҗешәмбе, 27 июльдә, шулай ук кыска вакытлы яңгырлар, күк күкрәве ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, төнлә талгын, аерым районнарда кискен, көчле исүе көтелә.

Һава температурасы төнлә +12,+17°, таулы районнарда +7°, көндез +27,+32°.

Башкортстан алдагы атнада тагын җылы көньяк һава агымы астына эләгә. Әмма каты эсселәр көтелми.

Фото: 

resbash.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас