Яңалыклар
25 июль 2023, 04:07

Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә документлар кабул ителә

Кагыйдәләргә ярашлы, премия 2022 елның сентябреннән 2023 елның августына кадәр дөнья күргән иң яхшы әсәрләр өчен журналистларга, яки журналистлар коллективына тапшырыла.

Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә документлар кабул ителәШаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә документлар кабул ителә
Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә документлар кабул ителә

 

Башкортстан Хөкүмәте карамагындагы Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия комиссиясе документлар кабул итә башлады. Кагыйдәләргә ярашлы, премия 2022 елның сентябреннән 2023 елның августына кадәр дөнья күргән иң яхшы әсәрләр өчен журналистларга, яки журналистлар коллективына тапшырыла.

Премиягә репортажлар, очерклар, документаль повестьләр һәм публицистик мәкаләләр; теле- һәм радиотапшырулар; республика, Русия яки чит ил басмаларында яки электрон киң мәгълүмат чараларында басылып чыккан фотосурәтләр; аерым китап булып нәшер ителгән материаллар тәкъдим итәргә мөмкин.

Эшләр 1 сентябрьгә кадәр 450079, Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13, Башкортстанның Журналистлар союзы, 111нче офиста (Матбугат йортының  1нче катында) кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон  (347) 276-42-66.

Әйткәндәй, быел журналистар өчен премиянең хакы 500 мең сумга кадәр арттырыла.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас