

Башкортстан Башлыгы Указына ярашлы рәвештә республикада пилотсыз очучы аппаратларны очыру тыела!
Дәүләт власте һәм җирле үзидарә органнары, аларга буйсынучы һәм дәүләт власте һәм муниципалиетлар белән килешү нигезендә оешмалар һәм организацияләр тарафыннан кулланылган БПЛалар гына искәрмә булып тора.
Пилотсыз очучы аппаратларны Башкортстан Республикасының оператив штабының махсус төркеме белән килешеп кенә кулланып булачак.
Гражданнар һәм юридик берәмлекләр тарафыннан БПЛА куллану мөмкинлеге махсус билгеләнгән тәртиптә генә узачак.
«Башинформ», хәбәр итүенчә, БР Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битендә моңа кагылышлы пост урнаштырган.
«Пилотсыз аппаратлар безнең тормышка ныклап керде һәм киң таралды, мисал өчен, торба үткәргеч транспортның иминлеген саклау, урман янгыннарын профилактикалау өчен, авыл хуҗалыгында һ.б. киң кулланылышта. Киләчәктә аларны көндәлек тормышка ныклап кертү күзаллана», - диде Константин Толкачев.
Дәүләт Җыелышы рәисе белдерүенчә, СВОда дроннар хәрби максатта, шул ук вакытта гражданнар объектына һөҗүм итүдә киң кулланыла.
«Зур куркыныч тудыруы сәбәпле, пилотсыз очкычларны тыю турында карарлар Русиянең күп төбәкләрендә кабул ителде. Республикада очучы аппаратларның статусларын билгеләү, аларны лицензияләү, иң мөһиме – махсус рөхсәттән тыш торак пунктлары чикләре эчендә очышын тыю», – дип язды ул.
Константин Толкачев якын киләчәктә дроннарны төрле категорияләргә бүлү, аларны очыруга таныклык бирү, лицензияләү тәртибе кертеләчәк, дип белдрде.