Яңалыклар
25 июль 2023, 17:06

Хәрби комиссариатка килмәгән өчен штрафларны арттырганнар

svezhayagazeta.rusvezhayagazeta.ru
Фото:svezhayagazeta.ru

Русиядә хәрби исәп таләпләрен бозган өчен җаваплылык катгыйланды. Закон проектын икенче һәм өченче укылышта Дәүләт Думасы кабул итте.

Мәсәлән, җитди  сәбәп булмый торып хәрби комиссариатка килмәгән өчен штрафлар берничә тапкыр арттырыла — 10-30 меңгә кадәр. Моңа кадәр хокук бозучыларга янаган максималь сумма 5 мең сум тәшкил иткән.

Гаилә хәлен, белемен, эш урынын һәм башка мәгълүматлар үзгәрү турында мәгълүмат бирмәгән өчен 1-5 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән, алты айдан озаграк вакытка илдән чыгу яки керү турында белешмә бирмәгән һәм хәрби комиссариатка килмәгән өчен 5-15 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.

Хәрби хезмәткә чакырылу чорында хәрби комиссариатка яшәү урыныннан китү яки анда өч ай тору турында хәбәр итмәүчеләргә 10-20 мең сум штраф яный. Медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен 15-25 мең сум штраф салыначак.

Тагын бер төзәтмә хәрби исәп документларын аңлы рәвештә бозу яки югалту турындагы маддәгә кагыла. Аның буенча җәза 3 меңнән 15 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Шулай ук РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексына гражданнарга җыелу пунктларына яки хәрби частьларга чакырылулары турында вакытында хәбәр итмәгәннәр өчен маддә барлыкка киләчәк. Хокук бозучыларга түбәндәге штрафлар янаячак: вазифа биләүче  затларга — 60 меңнән 80 меңгә кадәр, юридик шәхесләргә — 400 меңнән 500 меңгә кадәр. Моннан тыш, җыелу пунктларына яки хәрби частьларга техника китерүне оештыру яки тәэмин итү буенча мобилизация планнарында каралган бурычны үтәмәгән өчен җәза кертелә. 

Чыганак: tass.ru

Читайте нас