

Дәүләт башлыгы Владимир Путин Русиядә җенесне алмаштыруны тыйган законга кул куйды. Моны медицина күрсәтмәләре буенча гына эшләргә мөмкин булачак.
Хәзер ир-ат ит илдә операция ясатып, Русиягә хатын-кыз булып кайтса, Русия Федерациясендә ул барыбер ир-ат булып саналачак. Һәм әгәр дә мәгәр берәр җинаять кылса, ул ир-атлар өчен колониягә озатылачак. Бу хатын-кызларга да кагыла.
Тыюларга карамастан җенесләрен алмаштыручыларга исә уллыкка балалар алырга рөхсәт ителмәячәк.
Әйткәндәй, безнең барыбызда да СНИЛС документы бар.
Аның яртында түбәндәгеләр язылган.
Страховое свидетельство подлежит обмену в случаях:
–изменение фамилии, имени, отчества, даты рождения, мета рождения или пола (!) застрахованного лица...
Әлбәттә, сорау туа: бу документ гамәлдә булып калачакмы соң, аны алмаштырырга туры килмәс микән? Яңа закон белән СНИЛСта язылганнар туры килми бит...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.