

Яшәү шартларыбыз яхшырсын!
Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимият башлыклары катнашлыгында атналык киңәшмәдә Башкортстанда торак төзелешен үстерү, аварияле торак фондыннан күчерү чарадары турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә авария хәлендәге торак фондыннан күчерү чараларын гамәлгә ашыру барышы турында киң фикер алыштылар.
- Республика гражданнарын авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча адреслы программа уңышлы алып барыла: күпфатирлы 213 йортның 189ы күчерелгән, бу - 93 мең кв. метрдан артык авария хәлендәге торак.
Финанслау күләме 1,7 млрд сумнан артып китә. Республика 2023 ел ахырынача гражданнарны 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендәге дип танылган торактан күчерү буенча төбәк программасын тәмамлау бурычын үз өстенә алды. Моның өчен Күмертау, Мишкә һәм Яңавылдагы 8,7 мең квадрат метр яшәргә яраксыз торакны күчерерү бурычы тора, – диде Андрей Назаров.
Бу мәсьәлә буенча тулырак итеп Башкортстан республикасы төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов бәян итте. Ул адреслы программа һәм республиканың башка программалары ярдәмендә бездә 93 000 артык кв. метр аварияле торакның бушатылуын (максатчан күрсәткечләрнең 152%) белдерде.
Адреслы программаның соңгы, 4нче өлеше буенча 237 аварияле бинаны бушату, республиканың өч муниципаль районында 534 кешене күчерү бурычы тора.
Киңәшмәдә ташламаларга ия категорияле гражданнарны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе дә каралды.
– Бүген торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегендә 70 меңнән артык кеше тора. Аларның 15 000 – яшь гаиләләр, ятимнәр һәм әти-әнисез, тәрбиячесез калган үсмерләр. Узган елда 8,8 мең шундый гражданнарга 3 млрд сумлык ярдәм күрсәтелде. 2023 елда дәүләт ярдәме 3,4 млрд сумнан артык тәшкил итә. Бу 5000 артык кешегә шундый ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә, – диде премьер-министр.
Мәсьәләне тикшерүне тәмамлап, Андрей Назаров муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимиятләренә 1 августка кадәр Төзелеш һәм архитектура министрлыгына гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча чараларны тәмамлау турында отчет тапшырырга кушты.