Яңалыклар
25 июль 2023, 08:49

Аерым гражданнарга җир мәйданнары кайчан бирелер?

«Юл карталары» раслана.

Аерым гражданнарга җир мәйданнары кайчан бирелер?Аерым гражданнарга җир мәйданнары кайчан бирелер?
Аерым гражданнарга җир мәйданнары кайчан бирелер?

«Юл карталары» раслана.

 

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимият башлыклары катнашлыгында узган атналык киңәшмәдә Башкортстанда льготаларга ия гражданнарга шәхси төзелеш өчен аерым җир кишәрлекләре бирү яки бер тапкыр бүленүче  акчалата түләү мәсьәләсе  каралды.

– 2011 елдан шәхси торак төзелеше өчен бер тапкыр бушлай җир участогы алуга дәгъва итәргә хокуклы 96 меңгә якын граждан исәпкә алынган. Бу агымдагы елның 1 июленә аларның 75% ( ә бу 70 меңнән артык ташламалы кеше), үз җир мәйданнарының хуҗалары булган инде. Үткән елда Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы ташламалы категория гражданнарга агымдагы елда бирү өчен тагын 1 683 җир кишәрлеге билгеләде, – диде Андрей Назаров.

 

Министрлар Кабинеты башлыгы билгеләвенчә,  льготалы категория гражданнарны тәэмин итү өлкәсендә шактый нәтиҗәләргә ирешү, шул исәптән альтернатив ярдәм чарасын – бер тапкыр бирелә торган 250 мең сум күләмендә акчалата түләүне кертү ярдәмендә дә мөмкин булды.

 2020-21 елларда бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турында таныклыклар саны чикләнгән һәм Башкортстан Республикасы законында каралган акчаларның күләменә бәйле булса, узган елның июленнән гражданнар, җир мәйданы алуга исәпкә кую турында гариза бирү датасыннан чыгып, чиратны үтәп, лимитлардан бәйсез рәвештә таныклык ала ала.

Андрей Назаров 1 августка кадәр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы  белән килешеп, ташламага ия гржадннар ны җир участокары белән тәэмин итү буенча «юл карталарын» расларга кушты.

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас