

Бу хакта республика җитәкчесе Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә БР спорт министры Руслан Хәбибов белдерде.
Министр белдерүенчә, бүген Башкортстанда 5 366 спорт корылмасы һәм 561 спорт оешмасы эшли. Аларда сәламәтлекләре чикле кешеләр шөгыльләнә ала. Республикада адаптив спорт төре белән барлыгы 42 мең кеше шөгыльләнә.
Махсус хәрби операциядә яраланучылар Спортның адаптив төрләре үзәгендә 19 адаптив спорт төре белән шөгыльләнә ала. Алар чаңгыда узышу, тау чаңгысы спорты, йөзү, фехтование, велоспорт һәм башка дисциплиналар.
Моннан тыш, республикада "Батырлык" проекты эшли башлаячак. Аның да төп максаты - махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү. Әлеге хезмәт спорт төркемнәре һәм командалар оештыру белән шөгыльләнәчәк. Республикада яшәүчеләр "Батырлык" ("Мужество") проектының кайнар элемтәсенә шалтыратып кызыксындырган сорауларына җавап ала алачак. Телефоны: 8 (347) 272-00-50. Иртәнге 9.00дан кичке 18.00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин.
БР Башлыгы сайтыннан.