

Уфа урамнарында бәдрәфләр булмау – күпләрне борчыган проблема. Кафе-ашханә кебек биналарның бәдрәфләренә кереп чыгарга була, әлбәттә. Әмма урамнарда җәмәгать бәдрәфләре булса, башкалага килүче куаклар өчен дә, шәһәр халкы өчен дә уңайлы булыр иде.
Бу җәһәттән Уфа хакимияте шәһәр урамнарына бәдрәфләр урнаштыручыны сайлап алган. Дәүләт сайлап алулары порталындагы документлардан күренүенчә, конкурста 5 компания катнашкан. “МК Групп” җәмгыяте җиңеп чыккан.
Контрактның башлангыч бәясе 21,275 миллион сум булган. Конкурста җиңүче 5 бәдрәфне 14,986 миллион сумга куярга тәкъдим иткән.
Бәдрәфләр ике кабиналы булачак: берсе – гади, икенчесе – хәрәкәтләре чикле гражданнар өчен. Аларны август ахырына кадәр “Галерея Art” сәүдә-күңел ачу комплексы янына, Салават Юлаев исемендәге бакчада, Конгресс-холл артындагы амфитеатрда, “Җиде кыз” фонтаны янындагы Театр скверында һәм Яшьләр театры артындагы ике фонтан мәйданына урнаштырачаклар.
Товар яңа һәм хәвефсезлек таләпләренә җавап бирә торган булырга тиеш диелә документта.
Бәдрәф белән кулланучылар да тәрбияле булыр дип ышанасы килә...