

Башкортстанның Бөрҗән районында Олы Нөгеш (Берәтәк авылы янында) елгасы аша күпер ремонтлана.
Шул сәбәпле бүгеннән, ягъни 23 июльдән, Стәрлетамак-Белорет-Магнитогорск юлының 106+574 километры барлык төр транспорт хәрәкәте өчен ябык. Бу хакта республиканың дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Владимир Севастьянов үзенең телеграм-каналында язган.
Хәрәкәтнең кайчан ачылачагы турында өстәмә хәбәр итәчәкбез, дигән ул.
Ә әлегә бу юлдан йөрүчеләрне үзләренең маршрутын алдан хәстәрләргә чакыралар. Нинди генә юлдан йөрсәк тә, хәвефсезлек чаралары турында онытмаска да киңәш итәләр.