

Республиканың шәһәр һәм район башлыклары махсус хәрби операциядә катнашкан якташлары янына әледән-әле барып, хәлләрен белешеп, ярдәм илтеп тора.
“Ватанны сакларга карар иткән егетләребез янына очрашуга җыенганда һәрчак дулкынланам. Әлегесендә гуманитар ярдәм машинасына әйберләрне төяшергә үзем ярдәм иттем”, – дип язган кичә Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов үзенең Вконтакте сәхифәсенә. Язмасын дәвам итеп ул болай дигән:
“Иртә белән юлга кузгалдык. Бу юлы артистларыбыз да – мәдәният хезмәткәрләре дә барды. Бүгенге авыр чорда аларның үз бурычы – рухи көчне ныгыту һәм җиңүләргә дәртләндерү.
Беренче тукталыш – Самарада. Монда махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдергән егетләребез хәрби әзерлек үтә. Якташлар белән аралаштык, аларның яшәү шартлары яхшы икәнлеген тагын бер тапкыр үз күзләребез белән күрдек. Аларны махсус хәрби операциядә катнашкан тәҗрибәле инструкторлар өйрәтә.
Егетләрнең кәефе хәрбиләрчә, һәм бу бик мөһим! Ә Дүртөйле артистлары алар алдында чын концерт программасы белән чыгыш ясады. Зур мәгънә салынган мондый ярдәм хәрби хезмәткәрләрнең рухын ныгытырга булыша, аларга үз бурычларына үтәргә ышаныч өсти.
Уңышлар сезгә, якташлар, көч һәм сәламәтлек! Без сезнең белән, шуны онытмагыз! Җиңү белән исән-сау кайтуыгызга ышанабыз һәм көтәбез!
Ә без ары киттек...”