

Билгеле җырчы һәм музыкант, Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов махсус хәрби операция зонасына хезмәт итәргә киткән. Аның СВОга үз теләге белән китүен “Юлдаш” радиосы хәбәр итте.
“Яңа вазифам – медвзвод санитары. Яралыларга тәүге ярдәм күрсәтергә өйрәнәбез. Шулай ук тулы хәрби әзерлек тә үтәргә тиешмен: ату, окоп, марш бросоклар... Без көн дә полигонда”, – ди җырчы.
Радик Динәхмәтовның җырлары күпләргә таныш. Аның “Әлдә син бар әле дөньяда”, “Зәңгәр күзле кызны сагынам” һәм башка җырларын күпләр үз итте. Ул 7 аудиоальбом, 4 CD-диск, 4 видеоальбом чыгарды.
Соңгы елларда җырчы “Атайсал – Кече Ватан” проектында актив катнашты.
“Өмет” гәзитенең дусты Радик Динәхмәтовка, исән-сау әйләнеп кайтып, тагын бик күп җырлары белән тамашачыларын сөендерүен телибез.