Яңалыклар
21 июль 2023, 11:33

Яшьләрнең асыллар катнаша анда

21 июльдә Самара өлкәсенедә “IВолга” Идел буе федераль округының яшьләр форумы ачылды.

Яшьләрнең асыллар катнаша андаЯшьләрнең асыллар катнаша анда
Яшьләрнең асыллар катнаша анда

21 июльдә Самара өлкәсенедә “IВолга” Идел буе федераль округының яшьләр форумы ачылды. Анда Башкортстан республикасын һәрвакыттагыча иң талантлы, актив яшьләр тәкъдим итәчәк.

-Башкортстан ел саен грант конкурсларында уңышлы нәтиҗәләргә ирешә. Бу системалы әзерлек нәтиҗәсе. Егетләр-кызлар һәр вуз белән берлектә үткәрелә торган форумның мини-iВолга мәгариф программасын үтәләр. Ә иң яхшы проектлар авторлары “Смарт-тау” форумында очраша. 2022 елда без Идел буенда грантлар җәлеп итү буенча лидер булдык – гомум суммасы 3261000 сум тәшкил иткән 7 грант турында сүз бара, - ди БР яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.

“IВолга” яшьләр форумы Самара өлкәсендә 2013 елдан алып уздырыла. Идел буе федераль округында Русия президентының тулы вәкәләтле вәкиле Игорь Комаров потранажлыгында һәм яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә оештырыла ул.  

 

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас