

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Куергазы районының Яңа Мораптал авылында үткән «Басу көне» семинарында катнашты. Йолага ярашлы, мондый чара ел да урак алдыннан оештырыла.
Республиканың алдынгы гыйльми учреждениеләре һәм үсемлекләрне, орлыкларны саклау чараларын җитештерүчеләр Радий Хәбировны авыл хуҗалыгы өлкәсендәге ачышлары белән таныштырды. Атап әйткәндә, алар бодай, борчак, уҗым арышы, карабодай, бәрәңге, җиләк-җимешнең яңа сортларын күрсәтте. Республика бюджетыннан элиталы орлыклар сатып алуга ел саен 100 миллион сум бүленә.
Республика җитәкчесе Русиянең һәм Беларусь Республикасының төп җитештерүчеләренең авыл хуҗалыгы техникасын карады. Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов әйтүенчә, 2023 елда 6,7 миллиард сумга 1450 берәмек техника сатып алынган. Бу үткән елның шул ук чорына караганда 1,4 миллиард сумга күбрәк. Ә 2019 елдан республика аграрийлары 48 миллиард сумга 14,5 мең берәмлек яңа техника сатып алган.