

Башкортстанда машина күл төбенә киткән.
Кичә, 19 июль иртәсендә, Краснокама районында – Агыйдел шәһәреннән 8 километрда – Лобода күле төбендә “Шевроле Нива” автомобиле табылган. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, машина салонында 43 яшьлек ирнең мәете ачыкланган.
Фаразларның берсе буенча, водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән водитель балыкчылык хуҗалыгына илтүче юлдан китеп барган. Шул вакыт водитель, әлегә билгесез сәбәпләр белән, рульне күлгә таба борган. Нәтиҗәдә машина суга баткан...
Әле бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.