

Ковид-госпитальләрне төзегәндә, пандемиядән соң алар профилен үзгәртәчәк һәм гадәти стационарлар булачак, дигәннәр иде. Чынында ничек?
БРның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин COVID-19 пандемиясе кими төшкәч, ковид-госпитальләр күп профильлегә әйләнде, дип хәбәр итте. Бүгенге көндә алар коронавирус йоктырганнарны гына түгел, башка чирләр, башлыча үпкә инфекцияләре белән авыручыларны да кабул итә. Әлеге вакытта ковид-госпитальләрдә койка-урын фондының 23,5% буш. Зубоводагы ковид-госпитальдә 20% койка-урын буш.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда пандемия вакытында дүрт инфекцион госпиталь төзелде: Уфада, Стәрлетамакта, Туймазыда һәм Сибайда. Бу госпитальләрдәге гомум койка фонды 1,2 мең урын тәшкил итә.