

Республика Йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Дәүләт думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе, “Гадел Русия- патриотлар – хакыйкать өчен” партиясе рәисе Геннадий Семигин белән очрашты.
Алар милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре, партиянең республика бүлекчәсе эшчәнлеге, республиканың социаль-икътисади үсеше турында сөйләште. Радий Хәбиров Башкортстанда төрле милләттән булган 4 млн кеше яшәвен ассызыклады. Милләтара татулыкны саклау - республика хакимиятенең барлык тармаклары эше.
Геннадий Семигин әлеге катлаулы шартларда Башкортстанда төп икътисади күрсәткечләр – тулаем төбәк продукты һәм инвестицияләр күләме тотрыклы үсүен билгеләде.
- Без республиканың социаль-икътисади яктан үсешүен зур канәгатьлек белән билгелибез. Берничә күрсәткеч буенча ул илнең беренче ун төбәге исемлегендә, - диде парламент комитеты рәисе. - Республика белән грамоталы җитәкчелек итү Башкортстанның алга таба да тормыш дәрәҗәсен күтәрү, барлык өлкәләрне үстерү белән хәрәкәт итәчәгенә бик җитди перспектива бирә.
Фото: Башкортстан Башлыгының рәсми сайтыннан