Яңалыклар
21 июль 2023, 07:32

Бурычың булса, "загранка"ңны тартып алулары бар

Законлымы икән соң бу?

Русиядә ел ахырына кадәр бурычлы затлар һәм банкротларның чит ил паспортын алу кагыйдәләре барлыкка киләчәк. Федераль ведомстволар шуны әзерләү белән шөгыльләнә.

Федераль суд приставлары хезмәте мәгълүматлары буенча, соңгы биш айда гына да 6,6 миллионнан артык русияле чит илгә чыгарга рөхсәт ителмәгән бурычлы затлар исемлегенә эләккән. Яңа кагыйдәләр кертелгәч, приставлар яки чик сакчылары аларның чит ил паспортларын вакытлыча тартып алыр дип көтелә. Документны бурычны түләгәннән соң гына кире кайтарып булачак.

Русия Адвокатлар гильдиясе вице-президенты Никита Филиппов аңлатуынча, чит ил паспортын алган вакытта аның хуҗасына рәсми кәгазь биреләчәк, шуның буенча документны кире кайтарырга мөмкин. Аңа кадәр паспортлар миграция хезмәтендә сакланачак.

Белгеч билгеләп үткәнчә, карарда бурычлы затны документ тапшыру өчен приставка мәҗбүриләп китерү ихтималы булган очраклар да билгеләнәчәк.

“Элегрәк тә, тикшерелә торган закон кабул ителгәнче үк кайбер категория гражданнардан, әгәр аларның Русиядән чыгу хокукы чикләнгән булса, паспортларын алырга мөмкин иде“, – дип өстәде Филиппов.

Әмма моңа кадәр  бу чара кулланылмаган диярлек. 

Чыганак: rg.ru

Читайте нас