

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ермолаево авылында Куергазы районыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган Илгиз Алтыншин, Роберт Амекачев һәм Пулат Бикчуринның гаиләләре белән очрашты.
Төбәк җитәкчесе хәрбиләрнең әти-әниләре чын ир-егет- Ватанны саклаучыларны тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм генерал Шәйморатов орденын тапшырды. Солдатлар бу бүләккә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң лаек булган.
- Республика улларыгызны онытмаячак, сезнең белән булачак, – диде Радий Хәбиров. - Район хакимияте сезнең белән элемтәдә булырга һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә тиеш. Шулай ук һәлак булган егетләрнең истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар күрергә кирәк.
Төбәк җитәкчесе ата-аналарга махсус эшләнгән программа буенча республика кардиодиспансерында дәвалану һәм реабилитация курсын үтәргә тәкъдим итте.
- Улларны югалту - зур кайгы. Сез ике атналык курс кысаларында кирәкле дәвалану ала аласыз. Һәлак булган балаларыбызның күп кенә әти-әниләре әлеге мөмкинлектән файдаланды, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Фото: Башкортстан Башлыгының рәсми сайтыннан