Яңалыклар
21 июль 2023, 04:25

8 бала әтисе СВОга киткән

Күп балалы әтине кулына корал алырга нәрсә этәргән?

https://vk.com/yusmarhttps://vk.com/yusmar
https://vk.com/yusmar

Благовар районыннан “Тарзан” позывнойлы ир – зур гаилә башлыгы. Аның сигез баласы бар! Иң өлкән улына – 34 яшь, ә иң бәләкәй кызына – нибары 3 яшь.

“Балалар – ул шатлык, әмма Ватанны саклау дигән һөнәр бар. Военкоматка гариза язарга килгәч, шулай дип җавап бирдем. Бу минем – катгый карарым”, – ди ир видеода. Әлеге видеоны район башлыгы Марат Йосыпов үзенең ВКонтакте сәхифәсенә салган.

Район гәзите язуынча, “Тарзан” – чыгышы белән немец. Берничә ел элек ул Германиягә – ата-бабалары төягенә кайтып китә. Ләкин бераздан яңадан Русиягә әйләнеп кайта. Бездәге гади авыл тормышы аның үзенә тарта.

“Ватаныңның матурлыгын һәм бөеклеген аңардан еракка киткәч кенә аңлыйсың. Мин моны аңладым. Кайткач, үземне яңадан яши башлагандай хис иттем. Ә дошман белән көрәш минем өчен яңалык түгел. 10 ел милициядә хезмәт иттем, төрле сынаулар үтәргә туры килде. Махсус хәрби операциядә дә барысын да җиңеп чыгармын дип уйлыйм”, – ди “Тарзан”.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас