Яңалыклар
20 июль 2023, 08:32

Чүпкә хуҗа табылды

Сезнең якта чүп вакытында чыгарыламы?

resbash.ruresbash.ru
resbash.ru

Чүп кенә дип карасак та, соңгы елларда кайсыбер урыннарда чүп чыгару проблемасы үтә дә катлаулыга әйләнде. Моны быелгы җәйдәге вакыйгалар да раслады.  

Мәгълүм булуынча, республикада калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторларының берсе “Дюртюлимелиоводстрой” компаниясе булып, ул Агыйдел, Нефтекама шәһәрләрен, Аскын, Балтач, Бөре, Борай, Дүртөйле, Илеш, Калтасы, Караидел, Краснокама, Мишкә, Тәтешле һәм Яңавыл районнарын хезмәтләндерә иде. Ләкин оешма чүпне вакытында чыгару проблемасын ничә ел буена тәртипкә сала алмады. Шуңа халыктан зарлар көннән-көн арта барды.

Июнь ахырында компания 5 муниципалитеттан чүпне бөтенләй чыгармый башлады. Урамнардагы чүп савытлары тулды, бу эссе көннәрдә тирә-якка сасы исләр таралды, җирдә яткан чүпләрне җил очырды... Шуңа бу районнарда гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Чүп чыгаруга урындагы хакимиятләр алынды.

Ахыр чиктә агымдагы елның 5 июлендә Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы “Дюртюлимелиоводстрой”  компаниясен калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы статусыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды. Әмма аның урынына яңа оператор кирәк иде. Шул ук көнне Министрлык Стәрлетамак, Салаватта, республиканың көньяк районнарында һәм Урал аръягында эшләүче “Эко-Сити” компаниясен вакытлыча төбәк операторы итеп тәгаенләде. Оешма яңа төбәктә эшкә тотынды да инде, ул бер ел эшләячәк. Ә 2024 елның 18 июленнән даими оператор эш башлаячак. Аны конкурс нигезендә сайлап алачаклар.

Экология министры Нияз Фазылов әйтүенчә, гадәтән тыш хәл режимы кертелгән төбәкләрдә хәлләр ике атна эчендә җайга салыначак.

Июль уртасында оператор үзгәрү сәбәпле, төньяк-көнбатыш районнар халкы августта ике квитанция алачак: берсе – “Дюртюлимелиоводстрой” компаниясеннән, икенчесе – “Эко-Сити”дан. Компанияләргә чынлап та эшләгән чор өчен генә түләргә кирәк, дип аңлаталар министрлыктан. Әгәр дә операторлар тулы айга исәп җибәрсә, аны түләргә кирәкми, ул законсыз дип санала.

Бу мөһим!

20 июньдә гадәттән тыш хәл кертелгән Агыйдел һәм Нефтекама шәһәрләре, Краснокама, Тәтешле һәм Яңавыл районнары халкы өчен мөһим мәгълүмат бар. Анда чүпне урындагы хакимият бюджет исәбенә чыгарды. Шуңа июль һәм аннан соңгы айлар өчен “Дюртюлимелиоводстрой” компаниясенә түләргә кирәкми. Июнь өчен исә оешма эшләгән көннәргә генә түләргә кирәк.

Гадәттән тыш хәл режимы бетерелгәннән соң квитанцияләр “Эко-Сити”дан килә башлаячак. Түләгән вакытта шуны исәпкә алырга онытмагыз, дип кисәтә белгечләр.

***

Сораулар булса, түбәндәге телефон номерларына шалтыратырга мөмкин:

“Эко-Сити” төбәк операторы: 8(347)298-04-90, 8(965)939-49-00, 8(989)959-49-00, 8(937)497-49-00.

Экология министрлыгының кайнар линиясе: 8 (347) 218-04-17 (эш сәгатьләрендә).

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас