Яңалыклар
19 Июля 2023, 07:08

Яңгырның китәсе килми

Сезнең якларда яңгыр җитәрлек яудымы?

Добавить в предпочтительные источники Google
gdekartinki.rugdekartinki.ru
gdekartinki.ru

Башкортстанда алдагы көннәр дә яңгырлы булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.

Бүген, 19 июльдә, республика буенча кыска вакытлы яңгырлар, яшен көтелә. Һава температурасы көндез +20, +25 градус булачак.

20 июльдә шулай ук кыска вакытлы яңгырлар, яшен фаразлана. Җил көнбатыштан. Термометр баганалары төнен +11, +16 градус, көндез +20, +25 градус күрсәтәчәк.

21 июльдә дә кыска вакытлы яңгырлар, көндез яшен көтелә. Җил – шулай ук көнбатыш, көньяк-көнбатыштан. Көндез урыны белән җилнең көчәюе көтелә. Һава температурасы төнен +11, +16 градус булачак, көндез +20, +25 градус фаразлана.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас