

Республика башкаласында банк хезмәткәрләре Гөлнара Вафеева һәм Алена Исламова ике уфалыны мошенниклар тозагыннан саклап калган.
Беренче очракта 67 яшьлек ханым, банкка мөрәҗәгать итеп, 200 мең сумнан күбрәк суммага кредит алуга заявка бирүе турында сөйли. Финанс оешма хезмәткәре клиентның дулкынлануын сизеп кала һәм акчаның ни өчен кирәклеген сораша. Ханым болай дип бәян итә: аңа бер ир шалтыраткан һәм, үзен банк хезмәткәре дип таныштырып, пенсионер исеменә кредит рәсмиләштерелүе хакында хәбәр итә. Банк хезмәткәре хатынны тыңлаганнан соң “сезне мошенниклар алдаган” дип аңлата һәм акчаны алмаска, ә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Әлеге хәл буенча җинаять эше ачыла.
Икенче көнгә әлеге банкка шундый ук тарих белән 59 яшьлек ир мөрәҗәгать итә. Сизгер банк хезмәткәрләре аны да мошенниклар тозагыннан йолып алып кала.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенең 5нче санлы полиция бүлеге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы полиция подполковнигы Александр Коновалов банк хезмәткәрләренә сизгерлекләре һәм хокук саклаучыларга җинаятьләр белән көрәштә булышканнары өчен рәхмәтен җиткерә. Ул кызларга Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе җитәкчесе исеменнән рәхмәт хатларын тапшыра.