

Дәүләкән районының Көрмәнкәй авылында яшәүче Фәһимә Солтанова үзенең УАЗ “Буханка” машинасын махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга биргән.
“Мин үзем сугыш баласы, ачлыкны да, салкынны да, югалтуларны да күрдем. Хәзер безнең барысы да бар. Балаларның һәрберсенең – үз автомобиле, алар ярдәм итеп тора. Ә бу машина солдатларга ныграк кирәк. Шуңа без аны ярдәм йөзеннән җибәрергә булдык”, – ди Фәһимә апа.
Көрмәнкәй авылы биләмәсе башлыгы Дамир Дәүләтов әйтүенчә, машинаны Дәүләкән егетләре хезмәт иткән подразделенига тапшырганнар.