Яңалыклар
19 июль 2023, 10:00

Акчадан колак кагасы булган...

Ярый, вакытында аңлап алган. 

sreda24.rusreda24.ru
sreda24.ru

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсенең 8нче санлы полиция бүлегенә 35 яшьлек ханым мөрәҗәгать итә. Шәһәрнең бер дәваханәсендә табиб булып эшләүче хатын әйтүенчә, ул мошенниклар кармагына эләгә язган.

Аның сөйләвенчә, кичә кич аңа мессенджерларга ике шалтырату килә. Ике очракта да шалтыраткан кеше үзен ФСБ хезмәткәләре дип таныштыра. Ир аңа банк исәбендә сакланган акчалардан колак кагу куркынычы турында сөйли. Имеш тә, билгесез кешеләр аның исеменнән кредит рәсмиләштерергә тырыша. Акчаларны саклап калу өчен башта ханымның үзенә кредит алырга һәм аны махсус “хәвефсез” исәпкә күчерергә кирәк дип аңлата шалтыратучы. Ул реквизитларны да әйтә.

Ханым, гариза язып, 916 мең сумга кредит рәсмиләштерә һәм акчаларны җибәрер алдыннан эшләренә полиция хезмәткәрләре килүен исенә төшерә. Хокук саклаучылар, дәваханәгә килеп, мошенникларның шулай кеше алдаулары турында сөйләгән була.

Шуларны исенә төшергә ханым полициягә барып гариза яза. Әлеге вакыйга буенча җинаять эше ачыла.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас