Яңалыклар
16 июль 2023, 07:19

Мәргән укчылар ачыкланды

Республиканың Әбҗәлил районында тәүге чирәм күтәрүчеләр призына уктан ату ярышлары үтте.

Мәргән укчылар ачыкландыМәргән укчылар ачыкланды
Мәргән укчылар ачыкланды
Беренче тапкыр оештырылган әлеге чараның оештыручылары - Урал буе Иҗтимагый башлангычлар союзы һәм фермер Рамил Юлдыбаев.
Турнирда Әбҗәлил, Белорет, Учалы, Бөрҗән, Баймак, Салават, Куергазы районнары, Уфа һәм Магнитогорск шәһәрләреннән барлыгы 72 кеше катнашты.
Ярышның төп максаты - сәламәт яшәү үрнәген пропагандалау, традицион уктан атуны популярлаштыру һәм үстерү, осталыкны арттыру, мәргән укчыларны ачыклау, яшьләрне милли спорт төренә җәлеп итү.
  72 укчы 7 көче төркемгә бүленде. Уктан ату ир-егетләр өчен - 70, хатын-кызлар өчен 60 метрдан үткәрелде. Ярышлар кызу барды. Мәргән укчыларны билгеләгәнгә кадәр өстәмә ярышлар да үткәрелде.
Ярышлар халыкара стандартларга ярашлы барды. Чөнки 2024 елда Казахстанда үтәчәк V Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында катнашу өчен иң яхшы укчыларны сайлап алу бурычы куелган иде. Башкортстан укчылары осталыклары елдан-ел арта. Бу Казахстанда үткән "Алтын урда" Халыкара чемпионатында да ачык күренгән. Башкортстан укчылары ярымфиналга кадәр җиткән, алар дөнья чемпионнары белән дә ярышкан.
Ярышлар караңгы төшкәнгә барды. Ниһаять, җиңүчеләр билгеләнде: төп призны Бөрҗән укчылары яулады. Алия Ишморатова һәм Денис Юлбирдин турнирның беренче җиңүчеләре дип аталды. 
Мәргән укчылар ачыкланды
Мәргән укчылар ачыкланды
Мәргән укчылар ачыкланды
Мәргән укчылар ачыкланды
Мәргән укчылар ачыкланды
Мәргән укчылар ачыкланды
Мәргән укчылар ачыкланды
Мәргән укчылар ачыкланды
Мәргән укчылар ачыкланды
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас