Һава торышы белгечләре хәбәр итүенчә, алдагы атна башында республикада яңгырлар көтелә.
17 июльдә кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Күк күкрәве ихтимал. Җил көнчыгыш, көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Һава температурасы төнлә 11 - 16 градус, көндез 19 - 24 градус җылы булачак. 18 июльдә безне шундый ук һава торышы көтәчәк. Янә кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән күк күкриячәк.
Шулай ук бүген дә урыны белән яңгырлар явачак.
Фото: "Башинформ"