Яңалыклар
13 июль 2023, 06:59

Уракка төштек

"Башинформ" архивыннан."Башинформ" архивыннан.
Фото:"Башинформ" архивыннан.

Башкортстанның авыл хуҗалыгы эшчәннәре уңыш җыюга керештеләр. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклылар быел Башкортстанның күп районнарында гадәттәгедән 10 көнгә иртәрәк өлгергән. Моның сәбәбе – чәчүнең иртә башлануы һәм июльдәге эссе һәм коры көннәр. Республика башлыгыннан билгеле булганча, Стәрлетамак, Зианчура, Авыргазы, Дәүләкән, Илеш, Кырмыскалы, Мәләвез районнарында уҗым бодаен, борчак һәм уҗым шепкәсен (озимый рыжик)  җыялар. Беренче мең гектар басудан яңа уңышны чабып алганнар инде. 2 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Барлыгы 1 млн 760 мең гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алыначак.

“Аграрийларыбызга уңышлар!” –  дип язган Радий Хәбиров. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас