

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылуы хакында кисәтә. Иртәгә урыны белән җил көчәюе, аның секундына 20-25 метр тизлектә исүе хакында кисәтә. Шулай ук урыны белән яшен яшьнәп, күк күкрәп койма яңгырлар явуы ихтимал.
Төнлә алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен яшьнәве көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 7-12 метр тизлектә. Һава температурасы +20, +25°. Көндез болытлы һава торышы булачак, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен яшьнәп яңгырлар һәм хәтта боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы +25, +30°. Юлларда төнлә һәм иртән урыны белән рәшә булмакчы, 1-2 километрдан ары күрү мөмкинлеге кимүе көтелә.
Чыганак: bashinform.ru