Яңалыклар
10 июль 2023, 06:35

Аномаль эсселәр кайчан бетәр?

Ай-һай, түзүләре бик читен...

Башкортстанга аномаль эсселек килде. Республика әлеге вакытта антициклон үзәгендә тора, шуңа күрә бу көннәрдә термометр баганалары+39, +40 градуска кадәр күтәреләчәк.

Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, температураның кискен төшүе атна уртасыннан көтелә.

Шулай итеп, чәршәмбе, 12 июльдә, болытлы һәм яңгырлы һава торышы фаразлана. Һава температурасы көндез +31 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин, төнлә +20 градуска кадәр.

Пәнҗешәмбе, 13 июльдә, термометр баганалары көндез +24 градуска кадәр һәм төнлә +18 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көн бераз болытлы булмакчы,   кыска вакытлы яңгыр да көтелә.

14 июль, җомга көнне, синоптиклар шулай ук болытлы һәм яңгырлы көн вәгъдә итәләр. Көндез тагын да салкынрак булачак — +22 градуска кадәр, төнлә — +15 градуска кадәр. Ял көннәрендә,

15 һәм 16 июльдә, һава температурасы көндез +25, +26 градус тәшкил итсә, төнлә +17, +18 градус булачак. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас