

Киләсе атнада Башкортстанда бик эссе булмакчы. Термометр баганалары +39 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә. Бу хакта Гисметео хәбәр итә. Синоптиклар фаразлавынча, 10 һәм 11 июльдә республикада һава температурасы көндез +38, + 39 градуска кадәр җылыначак, төнлә һава температурасы +21, +29 градус тәшкил итәчәк. Җилнең секундына 5 метрга кадәр исүе ихтимал, явым-төшем көтелми.
Ял көннәрендә дә бик эссе булачак. Синоптиклар фаразлавынча, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә термометр баганалары көндез +31,+33 градус җылы күрсәтәчәк. Коры һәм җилсез һава торышы урнашачак. Июль аенда, федераль Авиа урман сагы мәгълүматлары буенча, Башкортстан территориясендә урман янгыннары ихтималлыгы артачак дип көтелә.
Чыганак: bashinform.ru