Яңалыклар
2 июль 2023, 05:35

Һава торышы янә бозылды

Яңгырның зыяны юк, яусын гына, тик җәйге җылы булсын иде.

klike.netklike.net
Фото:klike.net

Синоптиклар Уфада һәм Башкортстанда һава торышының кискен начарлануын фаразлый. Бүген, 2 июльдә, көн дәвамында җил секундына  22 метр тизлектә исәчәк, кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар белән болытлы һава торышы көтелә.

Һава температурасы көндез +21, +23 градус. Башгидромет мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә республикада һава температурасының +30 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Эсселек яңгырлар белән бергә булачак. Июль аенда Башкортстанда янгын куркынычы югары булачак дип тә яза матбугат чаралары. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас