

1 сентябрьдән мәктәпләрдә нинди яңалык көтелә?
РФ Мәгариф министрлыгы тормыш иминлеге нигезләрен (ОБЖ) "иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре" дип үзгәртергә тәкъдим итә, укучылар яңартылган фән белән 2024 елның 1 сентябреннән үк таныша алачак, дип хәбәр иткән министрлыкның гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты директоры урынбасары Анна Тимофеева Интерфакс басмасына.
"Уку предметын "Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау" дип үзгәртү өлешендә «Россия Федерацииясендә мәгариф турында»гы 273 нче канунга үзгәрешләр кертергә тиешбез. Икенчесе - федераль дәүләт мәгариф стандартларына үзгәрешләр кертергә тиешбез. Федераль төп белем бирү программалары да үзгәреш кичерәчәк, яңа программа - федераль һәм "Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау" дип аталачак", - диде Тимофеева Дәүләт Думасында үткәрелгән "түгәрәк өстәл" утырышы вакытында.
Ул шулай ук бүгенге көндә яңа Федераль укыту программасын формалаштыру белән шөгыльләнүче эшче төркем барлыкка килүен, анда Оборона министрлыгы, шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре дә катнашачагын аңлатты.
"Параллель рәвештә без төп һәм урта мәктәпләр өчен яңа дәреслек өстендә эш алып барачакбыз", - дип ассызыклады Тимофеева.
Фото: